Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Володин 2026 елдан бакалавриаттан баш тартуны хуплады
Дәүләт Думасы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгын бакалавриаттан баш тарту һәм база һәм махсуслаштырылган югары белемгә күчү мәсьәләсендә хуплаячак. Бу хакта парламент түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин белдерде.
Югары уку йортлары 2026 елның 1 сентябреннән яңа мәгариф системасына күчә. Володин фикеренчә, бу Россия мәгарифенең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк дөрес адым.
«Мәгариф һәм фән министрлыгына бу мәсьәләне гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәкбез, - дип китерелә аның сүзләре Дәүләт Думасы сайтында. - Илебезнең икътисады һәм технологик суверенитеты кадрлар әзерләү сыйфатына бәйле»
Мәгариф һәм фән министрлыгы проекты нигезендә, югары белем бирүнең яңа системасы өч баскычлы булачак. Ул база һәм махсуслаштырылган белем бирүдән, шулай ук аспирантурадан торачак. Югары уку йортларында программалар үзләштерә башлаган студентларга үзгәрешләр кагылмаячак, дип ассызыклана. База дәрәҗәсендә уку 5-6 ел дәвам итәчәк, ә махсуслаштырылган дәрәҗәдә — бер елдан өч елга кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз