news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Володин: 2023 елда социаль пособиеләр артачак

2023 елда Россиядә минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы артачак, бу социаль пособиеләр күләмен арттырачак, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Ул россиялеләр алдында барлык социаль бурычлар да үтәләчәк, дип искәртте.

«Балалы гаиләләргә түләү өчен бердәм шартлар барлыкка киләчәк. Өч яшькә кадәрге балага, балалар санына карамастан, ана капиталыннан өстәмә акча алырга мөмкин булачак», — дип китерә аның сүзләрен Дәүләт Думасының телеграм-каналы.

Володин шулай ук Социаль фонд булдыру дәүләт ярдәме һәм пособиеләр алуны җиңеләйтәчәген, ул автомат рәвештә яки бер гариза буенча билгеләнәчәген әйтте. Ул вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә түләүләрнең максималь күләме дә артачак, дип искәртте.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан Дәүләт Думасында минималь хезмәт хакын арттыру турындагы закон декабрь башында кабул ителде. Шулай ук ноябрьдә депутатлар киләсе елга яңа яшәү минимумын икенче укылышта расладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100