Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Володин: 1 сентябрьдән үз-үзеңә SIM-карта рәсмиләштерүне тыеп булачак
2025 елның 1 сентябреннән «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки Күпфункцияле үзәк аша мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтү турында килешүләр төзүгә үз-үзеңә тыю билгеләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Telegram-каналында белдерде, дип яза «Ведомости».
Ул искәрткәнчә, 1 апрельдән бер кеше исеменә рәсмиләштереп була торган абонент номерлары санын чикли торган норма үз көченә керде. 2025 ел башына анализ нигезендә, якынча 25 000 кешенең лимиттан (20 SIM-карта) артык абонент номерлары булган. Гомумән алганда, алар 6 миллион мобиль номер рәсмиләштергән.
«Кешеләргә көндәлек тормышта шуның кадәр сим-карта кирәкми. Бу номерлар мошенниклык максатыннан файдаланылган булырга мөмкин, ә номерларның хуҗасы буларак теркәлгән гражданнар бу хакта белмәгән дә булуы бар», – дип ассызыклады Володин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз