news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоградтан Казанга даими рейслар ачыла

Волгоградтан самолет Татарстан башкаласына дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедә җирле вакыт белән 11 дә, Сочига шул ук көннәрдә 17.00 сәгатьтә кузгалачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Utair авиакомпаниясе Волгоградтан Казан һәм Сочига даими рейслар ача, дип хәбәр итә Волгоградның «Городские вести» мәгълүмат агентлыгы.

Волгоградтан самолет Татарстан башкаласына дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә җирле вакыт белән – 11.00, Сочига шул ук көннәрдә 17.00 сәгатьтә кузгалачак.

Билет бәясе Казанга – 5 мең 155 сум, Сочига 4 мең 175 сум тәшкил итә. Билетларны авиакомпания һәм Волгоград аэропорты сайтларында, шулай ук Волоград шәһәренең билет сату буенча агентлыкларында юнәтергә мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100