news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волгоградта ут капкан автомобильдә өч яшьлек бала янып үлгән

Фаҗига бүген иртән Волгоград шәһәренең Совет районында булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ялкын телләре йорт янындагы берьюлы дүрт автомобильне ялмап алган. Янгын аларның икесен тулысынча юк иткән, тагын икесе зыян күргән.

Фаҗига урынын тикшергән вакытта Skoda автомобилендә өч яшьлек малайның мәетенә юлыкканнар. Машинада шулай ук 53 яшьлек ир-ат та булган. Аны бик авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Янгын газ таралу аркасында чыккан дип фаразлана. Skoda автомобилен тикшергән вакытта полицейскийлар ике ацетилен баллон табып алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot