Волгоградка керү юлларында шәһәр исеме язылган табличкаларны «Сталинград»ка алыштырганнар. Моннан тыш, шәһәрдә Иосиф Сталинга, шулай ук Александр Василевский һәм Георгий Жуковка һәйкәлләр куйганнар. Сергей Щербаковның авторлыгындагы скульптуралар «Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы янында урнаштырылган.
Һәйкәлләр ачу чарасында скульптор билгеләп үткәнчә, тарихтан беркемне дә сызып ташларга ярамый. «Сталин - безнең ил өчен тарихи, гигант фигура. Ансыз ничек? Сталинград Сталиннан башка? Истәлек булырга тиеш. Беренчедән, берьюлы өч бюст ясалды, аерылып куелмады. Сталинград сугышы вакытындагы өч командир», - дип китерә Газета.ru аның сүзләрен. Бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң һәйкәлләр калырмы яки юкмы, аныкланмый.
Волгоград шәһәренә «Сталинград» исеме елына тугыз көнгә үзгәртелә, шул исәптән, 2 февральдә – Сталинград сугышында Җиңүне бәйрәм итү уңаеннан. Бәйрәм чараларына иртәгә шәһәргә Президент Владимир Путин киләчәк – бу мәгълүматны бүген Кремльдә расладылар.
Искәртеп узабыз, «Татар-информ» Чаллыда 25 нче комплекста хосусый мәктәп территориясендә совет юлбашчысы Иосиф Сталинга Татарстандагы беренче һәйкәл барлыкка килүен хәбәр иткән иде. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештермичә хосусый мәктәп җитәкчесе инициативасы белән куелган.