news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоградта "Идел гүзәле" бәйгесенә заявкалар кабул ителә

"Идел гүзәле"- "Татар кызы" бәйгесенең төбәк этабы. Анда җиңүче Халыкара бәйгегә юллама ала.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Волгоград татар кызларының "Идел гүзәле" төбәк матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бар. Конкурста 18-25 яшьлек туташлар катнашуга хокуклы, дип хәбәр итә Волгоград шәһәре һәм өлкәсе татарлары берләшмәсе. 
 
"Идел гүзәле"- "Татар кызы" бәйгесенең төбәк этабы. Анда җиңүче Халыкара бәйгегә юллама ала", - диелә хәбәрдә. 
 
Билгеле булганча, "Татар кызы" конкурсы Чиләбе өлкәсендә оештырылып, җирле татарларның брендына әверелде. Ул хәзер Бөтенроссия дәрәҗәсен йөртә.
 
Узган ел конкурсның Халыкара өлеше Уфада узды. Анда Татарстан кызы Гөлназ Гатина җиңү яулады. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100