news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоградта элеккеге мәдрәсә бинасында татар мәдәни үзәге урнаштырырга телиләр

Бүгенге көндә тарихи объект «дом.рф» оешмасы карамагында.

Волгоградта элеккеге мәдрәсә бинасында татар мәдәни үзәге урнаштырырга телиләр
Солтан Исхаков

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Волгоград өлкәсе татарлары шәһәрдәге элеккеге мәдрәсә бинасын кире кайтаруны сорый. Алар биредә татар мәдәни үзәген урнаштырырга тели.

Сүз сәүдәгәр, меценат Әмирхан салган мәдрәсә турында бара. Революция вакытында хуҗасыннан алгач, бина дәүләт карамагына күчкән.

«Моңа кадәр мәдрәсә Оборона министрлыгы карамагында иде. Без берничә тапкыр министрлыкка әлеге тарихи бинаны кайтаруны сорап мөрәҗәгать иттек. Хәзер ул „дом.рф“ оешмасына карый», — диде Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Булатов «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Аның сүзләренчә, әлеге бина татар җәмәгатьчелеге өчен мәдәни үзәк буларак бирелсә, анда Татар автономиясенең вәкиллеген дә оештырырга мөмкин.

«Бинаны татар мәдәни үзәге буларак арендага булса да тапшыруны сорыйбыз. Ул музей, мәктәп ролен башкара алыр иде. Анда хәтта Татар автономиясенең вәкиллеген дә оештырып була. Бу татарлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Дәүләт татарларга бинаны тапшырса, бу җәмәгатьчелек ягына бик зур, дөрес адым булыр иде. Элеккеге мәдрәсә бинасын кире кайтарып булыр дип өметләнәбез», — диде Әнвәр Булатов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100