news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоградта беренче хәләл ярминкәдә мөселман киемнәре, хәләл ризык тәкъдим иттелде

Күргәзмә-ярминкәдә Россиянең 10 төбәгеннән иллегә якын оешма, шулай ук Азәрбайҗанның татар диаспорасы катнашты.

Волгоградта беренче хәләл ярминкәдә мөселман киемнәре, хәләл ризык тәкъдим иттелде
tatar-congress.org

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә Волгоградның күргәзмәләр үзәгендә хәләл азык-төлек, көнчыгыш тәм-томнары, шулай ук мөселман киемнәре, зәркән бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волгоград өлкәсендә төбәкара мөселман мәдәнияте форумы һәм хәләл продукция күргәзмәсе-ярминкәсе беренче тапкыр уза.

«Бу — бер-береңне танып белү, төрле халыкларның мәдәниятен белү өчен менә дигән мөмкинлек», — диде журналистларга Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе Ринат Раев. Ул мондый төбәкара форумнар һәм күргәзмәләр традициягә әверелергә мөмкинлеген әйтте.

Күргәзмә ачылган көнне үк павильоннар янында халык күп булган. Килүчеләр ит деликатеслары, бал, камыр ризыклары, тәм-томнар, кием-салым, келәмнәр, кыйммәтле әйберләр һәм бижутерия павильоннарын караган.

«Әлеге чараны мөселман мәдәнияте бәйрәме дип атарга мөмкин, бу — төбәкләрнең традицияләре, хәләл продукциясе белән танышу. Бу дуслык бәйрәме, бу бик мөһим чара», — диде Волгоград өлкәсе губернаторы урынбасары Геннадий Шевцов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100