Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Волгоград заводы “Татнефть” ААҖ белән килешү ярдәмендә кризистан чыгарга ниятли
Бораулау техникасы заводы Татарстан нефтьчеләренең 4 млрд сумлык заказына өметләнә
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Волгоград бораулау техникасы заводы якын арада “Татнефть” ААҖ нән зур заказ алырга мөмкин. Бу хакта Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белдерде.
«Татнефть» Волгоград бораулау техникасы заводы белән 800 млн сумлык килешү төзергә әзер. Якын арада хезмәттәшлек нечкәлекләре буенча сөйләшүләр узачак”, - диде губернатор. Эшләр уңышлы барган очракта, Волгоград заводының беренче килешү кысаларында 4 млрд сум күләмендә яңа заказга өметләнә алуы билгеле.
2014 елның ахырында Волгоград бораулау техникасы заводы хезмәт хакы буенча 150 миллион сум бурыч җыйган. Кешеләр пикетка чыга башлаган. Әмма предприятие милекчеләре предприятиене кризистан чыгару буенча бернинди чаралар да тәкъдим итә алмады. Бу вәзгыятьне хәл итәргә губернатор Андрей Бочаров тотынды, ул проблемаларны хәл итүгә федераль структураларны җәлеп итте.
Экспертлар Волгоград заводы потенциалын бик перспективалы дип саный, аның үсеше өчен бернинди объектив каршылыклар юк, бары тик милекченең ихтыяр көче һәм идарәчеләрнең нәтиҗәле карарлары кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз