Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Волгоград янында поезд белән бәрелешкән «КамАЗ» шоферы светофорның кызыл утына чыккан
Волгоград янында поезд белән юл-транспорт фаҗигасе китереп чыгарган «КамАЗ» шоферы светофорның кызыл утына чыккан. Бу хакта Волгоград өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ведомствоның якынча мәгълүматлары буенча, кичә 12:20 сәгатьтә «КамАЗ» йөртүчесе тимер юл кичүендә светофорның кызыл утына чыга һәм пассажир поезды электровозы белән бәрелешә.
Өлкәнең оператив штабы һәм сәламәтлек саклау комитеты мәгълүматлары буенча, авариядә 52 кеше зыян күргән. Алдарак Котельников үзәк район хастаханәсенә 55 кеше китерелгән дип хәбәр ителгән иде. Россия Тимер юлларында хәбәр итүләренчә, 140ка якын кеше имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз