news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волгоград сәхнәсендә “Су анасы”спектакле куелды

Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте шәһәрнең Яшь тамашачылар театрында татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме уздырды.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте шәһәрнең Яшь тамашачылар театрында татар балалары өчен Яңа ел бәйрәмен уздырды. Кичәгә өлкәнең төрле почмакларында яшәүче татар балалары җыелган де. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйрәмнең төп бизәге Су анасы булды.  Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәре ата-аналар һәм балалар тарафыннан сәхнәләштерелде. Су анасы ролен Элина Котова башкарды.

Шулай ук театр сәхнәсендә балалар җыр, бию, нәфис сүз буенча үз сәләтләрен дә күрсәтте.

Волгоград шәһәре татар мохтарияте бәйрәм кичәсен оештыручыларга, спектакльне сәхнәләштерүчеләргә, үзешчән артистларга һәм ярдәм итүче ата-аналарга бик рәхмәтле калды, диелә матбугат хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot