Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Волгоград өлкәсендә Сабантуй бәйрәме булды
20 майда Волгоград өлкәсенең Кече Чапурин авылында XXXIV Сабантуй бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмгә Волгоград өлкәсе, Калмыкия Республикасы һәм Татарстан Республикасыннан («Казан егетләре») йөзләрчә кунак килде. Шулай ук өлкә татарлары мохтарияте вәкилләре - рәис Александр Анохин һәм «Дуслар» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Наилә Әхмәтова бар иде.
Кунаклар өчен зур концерт программасы әзерләнгән иде. Концертта традиция буенча Волжск шәһәреннән Андрей Ерохин җитәкчелегендәге «Венец» халык биюе ансамбле катнашты. Алар тамашачыларга татар халык һәм казах биюләрен тәкъдим итте.
Параллель рәвештә ат спорты клубының күрсәтмә чыгышлары узды, спорт мәйданчыклары эшләде. Теләүчеләр милли көрәштә көч сынашты. Көрәш батырына тәкә тапшырылды.
Милли көнкүреш стилендә фотозона, балалар мәйданчыклары, сәүдә рәтләре эшләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз