Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Волгоград өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү сәбәпле Казан-Новороссийск поезды тоткарлана
Волгоград өлкәсендә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итү аркасында пассажир составлары, шул исәптән 509нчы Казан – Новороссийск поезды тоткарланган. Бу хакта Идел буе тимер юллары матбугат хезмәте (Россия тимер юлларының филиалы) хәбәр итә.
Волгоград өлкәсенең Октябрь районындагы Жутово станциясендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү аркасында тимер юлның контакт челтәрендә электр белән тәэмин итү системасына зыян килгән, дип аңлаттылар Көньяк транспорт прокуратурасында.
Нәтиҗәдә, Мәскәү вакыты белән 6.05 сәгатьтә 509нчы Казан – Новороссийск поезды - дүрт, ә 532нче Адлер – Киров поезды ике сәгатькә тоткарланды.
Котельниково – Волгоград маршруты буенча хәрәкәт итүче 6121нче шәһәр яны поезды исә маршрутка бөтенләй чыкмаячак, дип ачыклык керттеләр Идел буе тимер юллары матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта, Идел буе тимер юлында тоткарланган поездларның пассажирлары су белән тәэмин ителә, әгәр тоткарлык дүрт сәгатьтән артып китсә, аларны ашаталар да, дип ышандырдылар.
РФ Саклану министрлыгы Волгоград өлкәсе территориясендә шимбә, 21.50 сәгатьтән якшәмбе, 5.20 сәгатькә кадәр тугыз пилотсыз очкычның юк ителүе турында хисап тотты. Хәрби ведомство мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә төрле төбәкләрдә самолет тибындагы барлыгы 99 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.
Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров төнлә Октябрь районында тимер юлның контакт челтәрендә «дрон ватыклары төшү нәтиҗәсендә» электр белән тәэмин итү системасына зыян килүен раслады. Беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз