Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Волгоград өлкәсендә имамнар өчен укулар булды
Волгоград өлкәсе Палласовка шәһәрендә мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары имамнары һәм мөселман җәмгыятьләре рәисләре өчен квалификация күтәрү курслары узды. Аларны Волгоград мөхтәсибәте оештыра.
Курслар эшендә Волгоград мөхтәсибәте составындагы 10 мөселман җәмгыяте вәкилләре катнашты. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Волгоград өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Үзәк дини оешмасы рәисе имам-мөхтәсиб Мөслим хәзрәт Суюнов сөйләгәнчә, дәресләр вәгазьгә әзерләнү һәм сөйләү, җеназа намазы, ислам нигезләре дәресләре үткәрү методикасы, актуаль һәм еш бирелә торган сорауларга җавап бирүгә багышланган.
Дәресләрне баш имам-мөхтәсиб Мөслим хәзрәт Суюнов, Волгоград шәһәре имамы Мөхәммәтрасул Юнысов, Волгоград өлкәсе Голәмәләр шурасы советы рәисе Абубакир хәзрәт Абдуллаев, Палласовка шәһәре имамы Әхмәд хәзрәт Мусаев алып барган.
«Без дин әһелләре өчен квалификация күтәрү курсларын даими үткәрәбез. Иң актуаль тематика турында мәгълүматны алдан җыябыз һәм анализлыйбыз. Һәр имам һәм мөселманнарның җирле дини оешмасы рәисе мәхәллә кешеләренә ислам дине турында дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.
Шуңа күрә һәр дин эшлеклесе үз белемнәрен тулыландырырга, хаталар һәм төгәлсезлекләр булмасын өчен күзәтергә тиеш. Безнең курслар белемнең компетентлы чыганагы булуын күрсәтте», - дип сөйләде Мөслим хәзрәт Суюнов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз