news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоград өлкәсендә туристларга Кече Чапурник татар авылын да күрсәтәчәкләр

2014 елда Кече Чапурник авылында V Бөтенроссия Авыл сабан туе уздырылды.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 29 октябрь көнне Волгоградта яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Волгоград өлкәсенең Светлый яр районына “Дорогами мировых религий” уникаль туристик маршруты буенча беренче экскурсия үткәреләчәк. Татар мәдәнияте, ислам дине белән туристларны райондагы Кече Чапурник авылында татар мәдәнияте этнографик үзәге булган “Туган як” музеенда таныштырачаклар.

Туризмны үстерү агентлыгы Волгоград өлкәсенең бай милли һәм конфессиональ дөньясы буенча мавыктыргыч сәяхәт оештыра. Туристлар төбәктә татар, рус, украин, немец, калмык мәдәни һәм дини традицияләренең янәшә үсеш алуын күрә алачак. Маршрутны оештыручылар сүзләренчә, комплекслы төшке ашта туристларга татар милли кухнясыннан да кайбер ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Туристларны төбәктә татар мәдәнияте һәм көнкүрешенең бердәнбер этнографик үзәге булган “Туган як” музее белән таныштыру турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә музей җитәкчесе Сәлфирә Рябова сөйләп үтте. Беренче чиратта, ул туристларга 250 елдан артык тарихы булган мәчет күрсәтелүен әйтте. “Без туристларга мәчетнең тарихы, шулай ук Казан шәһәре турында да белгәннәребезне сөйлибез”, - дип белдерде Сәлфирә ханым. Авылның нәкъ уртасында урнашкан мәчет 1743-1750 елларда бер кадаксыз төзелгән. Сәлфирә ханым биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, мәчет стеналары агач такталардан ясалып, почмаклары бура белән тоташтырылган. Эчтә бүлмәләрнең биеклеге 3,5 м, киңлеге 7 м. Төзелеш башында түбәсе агач кайрысы һәм ботаклар белән генә капланган була, аннан аны яшел төскә буйыйлар. 1945 елда, көчле давылдан соң, мәчетнең манарасына зыян килә, ул шунда яшәгән оста Али Рамазан тарафыннан торгызыла. 1942 елның 8 нче августында авыл яртылаш һөҗүмгә дучар булса да, Бөек Ватан сугышы елларында мәчет зыян күрми. Бүгенге көндә мәчеттә Булат хәзрәт имамлык итә.

 Сәлфирә Рябова быел авылга 230 ел тулуын билгеләп узды. Ул авылда 700 дән артык кеше яшәвен һәм аларның 99 проценты татарлар булуын әйтте.  Архив белешмәләренә караганда, Кече Чапурник авылына 1786 елда урта Иделдән чыккан кешеләр тарафыннан нигез салынган. Күченеп килгән татарлар (алар арасында чукындырылганнары да булган) үзләре белән мөселман динен, йолалар, гореф-гадәтләрне алып килгән. Бүгенге көндә авылда Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, Сабан туе үткәрелеп килә.

2014 елның 24 маенда Кече Чапурник авылында V Бөтенроссия Авыл сабан туе уздырылды.

 Сәлфирә Рябова әйтүенчә, “Туган як” музеенда хәрби дан бүлмәсе, төп бүлмәдә халык көнкүреше эшләнмәләре, төрле экспонатлар бар. “Без туристларга ата-бабаларыбыз ничек яшәгәнне, тарихыбыз, милләтебез, мәдәниятебез, милли традицияләребез, Сабан туе, кулинария турында сөйлибез. Бездә көнкүрештә кулланылган табак-савыт, төрле атрибутика, милли костюмнар, 1913 елгы Коръән бар”, - дип белдерде музей мөдире. Ул соңгы вакытларда районда мәдәният бүлеге тарафыннан уздырыла торган чараларда “Перекресток цивилизаций” исеме астында төрле диннәрне катнаштыруга басым ясалуын билгеләп узды. 

Сәлфирә Рябова “Туган як” татар фольклор коллективы эшләп килүен һәм аның ил күләмендәге төрле фестиваль, конкурсларда чыгыш ясавын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100