news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоград өлкәсе татарлары автономиясе рәисе төбәктә татарлар кимүенең сәбәбен әйтте

2010 елгы җанисәптә Волгоград өлкәсендә 24,5 мең татар теркәлгән. Бу 2002 елдагы халык санын алу белән чагыштырганда, якынча 4,5 мең кешегә азрак.

Волгоград өлкәсе татарлары автономиясе рәисе төбәктә татарлар кимүенең сәбәбен әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Булатов төбәктә татарлар саны кимүенең сәбәбен атады.

«Волгоградта татарлар саны кимү аларның башка җирләргә күчеп китүенә дә, бүтән сәбәпләргә дә бәйле түгел. Нигездә, татарлар саны башка милләт вәкилләренә өйләнү яки кияүгә чыгу аркасында азая. Волгоградта төп халык — руслар. Татарлар күбесенчә руслар белән гаилә кора. Димәк, кияүгә чыккан, өйләнгән татар да руска әйләнә», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Әнвәр Булатов сүзләренчә, татарларның кимүе бүгенге көнгә генә хас проблема түгел.

«Татарлар кимү элек тә күзәтелгән. Моны Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң ачык күрергә була. Совет чорында да ниләр генә булмаган. Әйткәнемчә, бу татарлар саны кимүенә китергән. Көчләп чукындыру динебезгә дә тәэсир иткән», — дип сөйләде Волгоград өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе.

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Волгоград өлкәсендә якынча 29 мең, 2010 елда 24,5 мең татар теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100