news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Волгоград халкын Кече Чапурин авылында узачак Сабантуй бәйрәменә чакыралар

Бәйрәм программасы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертын, милли спорт бәйгеләре, ярышлар, җайдакларның күрсәтмә чыгышларын үз эченә ала.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 12 май көнне Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чапурин авылында XXX «Сабантуй» фольклор-этнографик бәйрәме узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Светлояр районында 60 милләт вәкиле гомер кичерә, биредә татарлар халык саны буенча руслардан кала икенче урынны били.

Сабантуй программасы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертын, милли спорт бәйгеләре, ярышлар, җайдакларның күрсәтмә чыгышларын үз эченә ала. Моннан тыш, бәйрәмдә татар халкының сәнгате һәм көнкүреше, йолалары, милли аш-су һәм киемнәре белән танышырга мөмкин.

Светлояр районы һәвәскәрләре белән бергә, сәхнәдә Казан, Әстерхан шәһәрләре, Калмыкия, Татарстан республикалары һәм Волгорад өлкәсеннән килгән коллективлар чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot