news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волейболга укучыларны җәлеп итәргә кирәк - Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе ТР Волейбол федерациясе башкарма комитеты утырышын үткәрде

(Казан,15 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Волейбол федерациясе башкарма комитеты утырышында 2014 елда оешма эшенә нәтиҗәләр ясалды, шулай ук алдагы периодка максатлар билгеләнде. Аны федерация президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

"Безнең быелгы кебек сандагы яңа волейбол чараларын элек үткәргәнебез юк иде - бу шәһәр һәм районнарның сәнәгый предприятиеләре хезмәткәрләре арасында чемпионат та, ветеран командалары арасында турнирлар да, студентлар ярышлары да, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты спикеры. - Волейбол уеннарын хөкем итүче белгечләр буыны үсеп килә, әмма татарстанлылар Россия дәрәҗәсенә уңышлы керсен өчен, судьялар институтын үстерергә кирәк әле".

ТР Волейбол федерациясе президенты әлеге спорт төренә укучыларны җәлеп итү зарурлыгын ассызыклады, моның өчен, аның сүзләренчә, спорт мәктәпләрендәге булган балалар-яшүсмерләр секцияләрен үстерергә, шулай ук  укучылар арасында волейбол ярышларын оештырырга кирәк. Бу, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, "меңләгән егет һәм кызны урамнардан аерып, волейболга җәлеп итәргә булышачак".

ТР Волейбол федерациясе башкарма комитеты әгъзалары аның структурасындагы яңа билгеләнешләрне раслады - Валентина Галләмова федерациянең судьялар коллегиясе рәисе булды. Студентлар волейбол комитетын Эдуард Можаев җитәкләде. Бүгенге утырышта 12 декабрьдә Мәскәүдә узачак Бөтенроссия волейбол федерациясе конференциясенә делегатлар да сайланды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100