news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волейбол буенча Европа чемпионнары яулаган бүләкләрен Әсгать Сәфәровка тапшырды

Хатын-кыз полицейскийлар арасында волейбол буенча Европа чемпионаты 7-14 октябрьдә Чехия башкаласы Прагада һәм Чехиянең Одолена-Вода шәһәрендә узды.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Хатын-кыз полицейскийлар арасында волейбол буенча Европа чемпионнары яулаган бүләкләрен Татарстанның «Динамо» җәмгыяте рәисе, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тапшырды. Чемпионатта Россияне «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы уенчылары тәкъдим итте. Бу хакта ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спорт җәмгыяте башлыгына чемпион кубогын һәм алтын медальне спортчылар Татьяна Вәлиева-Фукс һәм Людмила Гыйләҗетдинова, Россия җыелма командасы баш тренеры Андрей Лебедев һәм аның ассистенты Руслан Мурзаков тапшырды. Чарада шулай ук ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин да (Чехиядә узган ярышларда делегацияне ул җитәкләде) катнашты.

Хатын-кыз полицейскийлар арасында волейбол буенча IV USPE Европа чемпионаты 7-14 октябрь көннәрендә Чехия башкаласы Прагада һәм Чехиянең Одолена-Вода шәһәрендә узды. Финалда Россия данын яклаган Казан волейболчылары мәйдан хуҗаларын – Чехия җыелма командасын 3:1 (24:26, 25:18, 25:17, 25:19) исәбенә отып, ярышларның ике тапкыр җиңүчесе булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100