news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вокзаллар иҗтимагый-эшлекле үзәккә әйләнгәч,хезмәтләреннән барлык шәһәр халкы файдаланачак

Татарстан территориясендә тимер юл вокзалларының эшчәнлеге бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм Тимер юл вокзаллары дирекциясе җитәкчесе Сергей Абрамов катнашында узган киңәшмәдә күтәрелде

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан территориясендә тимер юл вокзалларының торышы, эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм Тимер юл вокзаллары дирекциясе җитәкчесе Сергей Абрамов катнашында узган киңәшмәдә күтәрелде.

Аның, аерым алганда, “Россия тимер юллары” ААҖ реформалаштыру шартларында хезмәттәшлек перспективалары, республиканың транспорт инфраструктурасын үстерү хакында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, иң зур хезмәттәшлек Казанны 2013 елгы Универсиадага -спортчылар, кунаклар, туристлар кабул итәргә әзерләүгә таләп ителәчәк. “Әлбәттә, ул вакытка Казанның йөзе бөтенләй башкача булачак. Ләкин барлык уйлаган ниятләрне транспорт инфраструктурасын, узелларын үзгәртүдән башка күзаллап булмый”, -дип ассызыклады премьер. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, Татарстанның башка шәһәрләрендәге тимер юл станцияләре дә модернизация һәм реконструкциягә мохтаҗ. Фикер алышу вакытында яклар шулай ук бүген тимер юл вокзалларын заманча узелларга әйләндереп, аларда пассажирлар өчен яңа төр хезмәтләр кертү, пассажирлар ташуда яңа тизлек куллану кирәклеген билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, поездлар расписаниесен автобусларда пассажирлар ташу, метрополитен эшчәнлеге расписаниеләре белән берлектә карау мәсьәләсе дә исәпкә алынырга тиеш.

Тимер юл вокзаллары дирекциясе җитәкчесе Сергей Абрамов хәбәр итүенчә, бу ел ахырына кадәр кайбер уртак программаларда катнашуның форматын билгеләргә кирәк булачак. Аерым алганда, 2013 елгы Универсиадага әзерлек барышында Татарстанда транспорт инфраструктурасын формалаштыруны сыйфатлы хәл итеп булачак.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов киңәшмәдә Татарстанның “Россия тимер юллары” җәмгыяте белән хезмәттәшлеге хакында сөйләде, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Киңәшмәдә катнашучылар вокзал яны мәйданнарын файдалану, аларда законсыз сәүдәне бетерү мәсьәләсен дә караган. Чаллы станциясе мисалында вокзал бинасында аренда бәясе һәм анда автовокзал хезмәтләренең урнашуы белән бәйле мәсьәлә дә тикшерелгән. Казан станциясен Универсиадага модернизацияләү киңәшмәдә фикер алышу өчен төп темаларның берсе булган. Шулай ук башкаладагы Восстание станциясен үстерү планы хакында да сүз барган. Сергей Абрамов белдергәнчә, бүген вокзалларны реконструкцияләгәндә комплекслы якын килү кирәк. Вокзаллар транспорт-утыру узелларына, иҗтимагый-эшлекле үзәккә әйләнгәч, аның хезмәтләреннән пассажирлар гына түгел, барлык шәһәр халкы да файдалана алачак. Тимер юл вокзаллары дирекциясе җитәкчесенең сәфәр планына Казан һәм Восстание станцияләренең инфраструктурасы белән танышу да кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100