news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан Арина Кияшко Үзбәкстанда «X-Фактор» проектының чираттагы этабына узды

Түбән Камадан яшь җырчы Арина Кияшко Үзбәкстанда «X-Фактор» халыкара проектының чираттагы этабына үтте. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляевның МАКСтагы рәсми каналы хәбәр итә.

Арина Кияшко – Биренче каналда баручы «Голос. Дети» проектының суперфиналисты. 6 меңнән артык заявка арасыннан бары тик 300 җырчыны гына үткәрделәр, 120 кеше алдагы этапка узды, алар арасында Арина да бар.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Түбән Камада яшь җырчының казанышлары белән горурланалар һәм чираттагы этапларда да аның өчен җан атачаклар.

Видео: Радмир Беляевның МАКСтагы рәсми каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot