news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алгы сызыкта Татарстан хәрбиләрен бүләкләделәр

Алгы сызыкта Татарстан хәрбиләрен бүләкләделәр
Видеодан скриншот / max.ru/rustamminnikhanov

Махсус операция зонасында Татарстан хәрбиләрен чираттагы бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Макс» мессенджерындагы каналында хәбәр итте.

«Антларына тугры калып, Ватанны лаеклы яклаган хәрбиләргә рәхмәт! Аларның исемнәре – Татарстан геройлары исемлегендә», – дип язган Миңнеханов.

Ул шулай ук хәрбиләрнең батырлыгы яшь буын өчен үрнәк булуын, ә республика Ватанны яклаучы якташлары белән горурлануын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot