Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хәрбиләре республика халкын бәйрәм белән котлады
Татарстан хәрбиләре республика халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Макс» мессенджерындагы каналында хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы көне уңаеннан хәрбиләребездән шундый җылы котлаулар алу – икеләтә кадерле. Рәхмәт, егетләр! Сезнең хезмәт – үз эшеңә тугрылык һәм Ватанны ярату үрнәге!» – дип язган Татарстан лидеры.
Миңнеханов шулай ук хәрбиләргә рәхмәт белдерде, Ватанны саклау – иң изге бурыч икәнен искәртте. Ул аларның хезмәте тынычлык һәм иминлек гарантиясе булуын билгеләп үтте һәм Татарстан халкының һәрвакыт алар белән бергә булуына ышандырды.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз