news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Водолазлар су коенырга китеп югалган икенче яшүсмернең мәетен тапкан

Кичә көндез республиканың Буа районында ике яшүсмер югалган иде.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буа районында водолазлар югалган икенче яшүсмернең мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

17 яшьлек малайның мәетен ярдан 25 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә кичке сәгать биш туларга 20 минутта табып алганнар. Баланың гәүдәсе полицейскийларга тапшырылган.

Элегрәк «Татар-информ» кичә республиканың Буа районында 17 һәм 15 яшьлек ике үсмернең буага су коенырга киткәнлеген һәм югалганлыгын хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, ә прокуратура тикшерү башлаган.

Бүген төшкә кадәр водолазлар 15 яшьлек үсмернең мәетен тапкан иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot