news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Водолазлар өченче тәүлек Казанның Зөбәрҗәт күлендә баткан үсмерне эзли

Водолазлар өченче тәүлек 2 августта Казанның Зөбәрҗәт күлендә су астына киткән 2008 елгы үсмерне эзли. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.

«Хәзерге вакытта эзләү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәм, Зөбәрҗәт күле массакүләм ял итү урыны, анда «Суларда коткару җәмгыяте» постлары куелган. Әмма югалган үсмер су коену өчен билгеләнмәгән, дежур постлар булмаган урында су коенган», - дип сөйләде Регина Гаязова.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, беренче көнне водолазлар ярдан 50-60 метр ераклыктагы һәм 12-15 метр тирәнлектәге күлнең 500 кв.метр акваториясен тикшергәннәр. Ләкин эзләү нәтиҗә бирмәгән һәм караңгы төшкәч туктатылган.

Икенче көнне эзләүләр дәвам итә, водолазлар төркеме сулыкның 8 000 кв.метр төбен тикшерә, ян-яктан күзәтү гидролокаторы белән 15 300 кв. метр тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot