news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Водолазлар кичә Чаллыда, Кама елгасында батып үлгән ир-атның мәетен тапкан

Бүген көндезге унберләр тирәсендә 6нчы зона янгын-коткару отряды водолазлары Чаллының Кумыс бистәсендә, Кама елгасында яр буеннан ун метр ераклыкта 31 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.

Аның кичә кич суга батуы искәртелә. Ир-атның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100