news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Водолазлар Әлмәттәге күлдә югалган яшүсмер кызның мәетен тапкан

Әлмәттәге күлдә 16.15 сәгатьтә водолазлар ярдан ун метр ераклыкта һәм биш метр тирәнлектә кыз баланың мәетен тапкан. Яшүсмерне ярга чыгарганнар. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Әлмәт прокуратурасы Шевченко урамындагы шәһәр күлендә 16 яшьлек кызның үлү факты буенча тикшерү оештырган.

«Вакыйга урынына Әлмәт прокуроры урынбасары Сергей Карамзин чыкты. Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарны күзәтүсез калдыруны профилактикалау турындагы закон таләпләрен үтәүне тикшерәчәк, шулай ук җирле үзидарә органнарының су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү эшенә хокукый бәя бирәчәк», – дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Моңа кадәр «Татар-информ» Әлмәттә суга сикереп югалган 16 яшьлек кызны эзләүләре турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100