news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Водоканал» директоры Казанда суга тарифларны ике тапкыр арттырырга тәкъдим итте

Шәһәр өчен билгеләнгән тарифлар Идел буе федераль округында һәм халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң түбәне, дип белдерде Андрей Егоров.

«Водоканал» директоры Казанда суга тарифларны ике тапкыр арттырырга тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров Казанда су белән тәэмин итүгә тарифларны – 36, су бүлүгә 30 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Ул ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында шул хакта белдерде.

«Су белән тәэмин итү һәм су бүлү объектларын карап тоту өчен 2019 елга минималь тарифларның күләме су белән тәэмин итүгә - 36, су бүлүгә 30 сум тәшкил итәргә тиеш», - диде докладчы.

Егоров искәрткәнчә, шәһәр өчен билгеләнгән тарифлар Идел буе федераль округында һәм халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң түбәне.

Ул аңлатып үткәнчә, әлеге тарифларны керткән очракта җәлеп ителгән финансларның күләме ел саен 2 миллиард сумнан артып китәчәк. Бу исә челтәрләрнең авариясез эшләвен һәм су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100