Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган өчен, BMW автомобиленең йөртүчесен хөкем итәчәкләр
Казан янында BMW автомобиле катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турындагы җинаять эше Татарстанның Лаеш район судына тапшырылды. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә. BMW автомобиленең йөртүчесе - 67 яшьлек ир-ат 59 яшьлек хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепләнә.
Юл-транспорт һәлакәте 2025 елның 30 маенда төнлә Комлы Кавал – Орловка трассасының алтынчы чакрымында булган. BMW автомобиленең йөртүчесе идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп киткән, машинасы әйләнеп капланган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 59 яшьлек пассажир хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз