Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә машина йөртү таныклыгы 2026 елның 1 гыйнварыннан автомат рәвештә озайтылмаячак
Россиядә машина йөртү таныклыклары 2026 елның 1 гыйнварыннан автомат рәвештә озайтылмаячак. Искәртеп үтәбез, биредә 2022 елда гамәлдә булу вакыты чыккан һәм автомат рәвештә өч елга озайтылган таныклыклар турында сүз бара, дип искәртте О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының Л.Л.Попов исемендәге административ хокук һәм процесс кафедрасы ассистенты Тургунбой Зокиров. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, гамәлдә булу вакыты 2025 елның 31 декабрендә тәмамлана торган машина йөртү таныклыклары 2028 елның 30 декабренә кадәр озайтылачак. «Әгәр таныклыкларның гамәлдә булу вакыты 2026 елның 1 гыйнварыннан чыга икән, ул автомат рәвештә озайтылмаячак», - дип кисәтте Закиров.
Элегрәк автоэксперт, «Автомобильчеләрнең хокукларын яклау» Халык фронты эшче төркеме җитәкчесе Петр Шкуматов срогы чыккан таныклык белән рульгә утырган өчен штраф турында кисәткән иде.
«Срогы чыккан таныклык белән йөрергә ярамый. Бу «идарә итү хокукы юк» дип квалификацияләнә һәм моның өчен Административ хокук бозулар кодексының 12.7.1 маддәсе буенча 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салачаклар, шулай ук машина белән идарә итүдән читләштереп, автомобильне махсус тукталышка эвакуацияләргә дә мөмкиннәр», – диде ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз