news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы рейд нәтиҗәләре буенча кече үлчәмле судно йөртүчеләр җаваплылыкка тартылган

Чаллыда кече үлчәмле җиде судноның йөртүчесен Кама транспорт прокуратурасы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре үткәргән рейд нәтиҗәләре буенча җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.

Закон бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелгән, судлары штрафстоянкага куелган. Әйтик, судно йөртүчеләрнең берсе исерек булган. Ир-ат «Тактика» маркалы катер белән идарә иткән.

Навигация чоры ачылганнан бирле Чаллыда һәм аның тирәсендәге районнарда Кама елгасы акваториясендә кече үлчәмле суднолар хәрәкәте иминлеге һәм эксплуатация кагыйдәләрен бозуның 160тан артык очрагы ачыкланган. Судно йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылган. 27 транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкаларга урнаштырылган, диелә күзәтү ведомствосы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot