news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 17 яшьлек кызның үлемендә гаепле мопед йөртүчене хөкем итәчәкләр

Татарстанда 17 яшьлек кызның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче мопед йөртүче суд каршына басачак.

Элегрәк «Татар-информ» бу юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән иде. Авария 20 майда Биектау районында булган. Мопед йөртүче автомобильне узып китмәкче булган, әмма идарәсен югалтып бордюрга килеп бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Аның пассажиры - 17 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Соңрак ул хастаханәдә үлгән.

Татарстан прокуратурасында ачыклык кертүләренчә, мопед йөртүче бик зур тизлектә хәрәкәт иткән, ә кыз мотошлем кимәгән. Мопедның да дәүләт номерлары булмаган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы эш судка тапшырылган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot