news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Мамадыш трактында җиңел автомобиль туктап торган фурага бәрелгән

Казанның Мамадыш трактында җиңел автомобиль туктап торган фурага бәрелгән, йөртүчесе зыян күргән.

Элегрәк социаль челтәрләрдә Самосырово зираты янында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр ителгән иде. Шаһитлар җиңел машинаның бик нык яньчелүе, ә урынга ашыгыч ярдәм килүе турында язды.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Hyundai Solaris автомобиленең 65 яшьлек йөртүчесе М-7 ягыннан шәһәргә таба хәрәкәт иткән. Тизлеген арттыру сәбәпле, ул юл кырыенда туктап торган фурага килеп бәрелгән. Йөк машинасының йөртүчесе бу вакытта урында булмаган.

Урынга килгән ашыгыч ярдәм машинасы Hyundai автомобиленең йөртүчесен хастаханәгә алып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot