news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда машина йөртүче велосипед юлыннан барган һәм җәяүлене бәрдергән өчен хөкем ителде

Казанда Toyota автомобиленең йөртүчесен велосипед юлыннан барган һәм җәяүлене бәрдергән өчен хөкем иттеләр.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, ведомство хезмәткәрләре интернетта кагыйдә бозу очраклары теркәлгән видеоролик тапкан. Әлеге язмада Toyota автомобиленең 44 яшьлек йөртүчесе 20 апрель иртәсендә Зур Кызыл урамында велосипед юлы буйлап барган һәм җәяүлене бәрдергән. Шул ук вакытта, җәяүле тиешсез урында юл аркылы чыккан.

Машина йөртүчегә карата беркетмә төзелде. Ул үз гаебен таныды.

news_right_1
news_right_2
news_bot