news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районындагы авариядә «Лада»ның йөртүчесе һәм 5 яшьлек пассажиры һәлак булган

Түбән Кама районындагы авариядә «Лада»ның йөртүчесе һәм 5 яшьлек пассажиры һәлак булган
Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Кичә Татарстанның Түбән Кама районында «Лада» һәм BMW автомобильләре катнашында ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада» автомобиленең 49 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм BMW белән бәрелешкән.

«Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм 5 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтенең калган нечкәлекләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot