Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә бер машинаның йөртүчесе зыян күргән
Казанда Лумумба һәм Шуртыгин урамнары чатында Chevrolet һәм Audi автомобильләре бәрелешкән.
Казан Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, кичә көндез Audi машинасының 40 яшьлек йөртүчесе Патрис Лумумба урамы буйлап хәрәкәт иткәндә сулга борылган вакытта Chevrolet автомобиленә юл бирмәгән.
Авариядә Chevrolet автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Audi машинасы белән идарә иткән хатын-кызга берничә беркетмә төзелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз