news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында Cherry автомобиле юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе үлгән

Татарстанның Алабуга районында Cherry автомобиле юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе һәлак булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте бүген Костенеево – Свиногорье юлында булган. Cherry Tigo автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Җиңел машинаның йөртүчесе, 43 яшьлек ир-ат, шунда ук һәлак булган.

Хәзерге вакытта урында автоинспекторлар эшли, авариянең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot