Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авария урыныннан качып киткән BMW йөртүчесе хөкем карарын тыңлады
Казанда суд үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте өчен BMW автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесенә карата хөкем карары чыгарды. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Суд ачыклаганча, 6 гыйнвар иртәсендә Биектау районында, М7 трассасында BMW X5 автомобиленең исерек хәлдәге йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада Приора» белән бәрелешкән. Шуннан соң ул авария урыныннан качып киткән.
Нәтиҗәдә, «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесе һәлак булган.
BMW автомобиленең йөртүчесе үз гаебен өлешчә таныды һәм исерек булмавын әйтте.
Суд аны гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү шарты белән алты елга ирегеннән мәхрүм итте. Моннан тыш, ул өч елга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан да мәхрүм ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз