Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полицейскийны машина капотында өстерәп барган BMW йөртүчесен шартлы рәвештә хөкем иттеләр
Татарстанда BMW автомобиленең йөртүчесенә карата кузгатылган эш буенча хөкем карары чыгарылды. Лениногорскида яшәүче 31 яшьлек ир-ат суд каршына басты. Аны хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаепле дип таптылар.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, әлеге хәл 2026 елның 17 апрелендә Лениногорск шәһәренең Октябрь урамындагы 98а номерлы йорт янында булган. Полиция хезмәткәрләре исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән BMW автомобилен туктатырга тырышып караган. Хокук сакчыларыннан качарга теләп, машина йөртүче тизлеген арттырган һәм аларның берсен капотта өстерәп алып киткән. Зыян күрүче Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары булып чыккан, тәртип сакчысы тән җәрәхәтләре алган.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шуннан соң ир-ат машинасын яшергән һәм игътибарны җәлеп итмәс өчен тизрәк качу ягын караган. Ахыр чиктә җинаятьчене тоткарлаганнар, машинасын тапканнар.
Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенде. Лениногорск шәһәр суды аны 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз