news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамазан аенда Казан һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә тәравих намазлары укылачак

Рамазан аенда Казан һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә тәравих намазлары укылачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә тәравих намазлары укылачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.

2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана. Шуннан соң 20 мартта Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр, бу көн республикада ял көне булачак.

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тора, күбрәк вакытларын гыйбадәт кылуга һәм изге эшләргә багышлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot