news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләренең күбесе фронтка киткән

Быел 3 июльдә Дәүләт автоинспекциясе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Истәлекле дата уңаеннан ведомство үз тарихындагы кызыклы фактларга игътибар юнәлтә.

Әйтик, Бөек Ватан сугышы алдыннан Казанда, Чистайда, Бөгелмәдә, Тәтештә, Арчада һәм Чаллыда Дәүләт автоинспекциясенең районара үзәкләре ачылган. 1940 елда Татарстан автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтләре санын 26 процентка киметүгә ирешкән, 2,5 меңнән артык машина йөртү таныклыгы тапшырган һәм 14 меңнән артык машинаны тикшергән.

Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан Дәүләт автоинспекциясе штаты кыскартылган - күпчелек хезмәткәрләр фронтка киткән. Алар урынына хатын- кызларны алганнар, шулар арасында Софья Кочергина, Любовь Краснова, Минруй Әхмәтшина, Вера Осипова һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot