news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсенә ракета һөҗүме вакытында 6 кеше һәлак булган

Киров өлкәсенә ракета һөҗүме вакытында 6 кеше һәлак булган, тагын 26 кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Соколов хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез, Татарстан белән күрше Киров өлкәсендә ракета сәнәгать предприятиесенә һөҗүм итте. Элегрәк һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр турында хәбәр ителсә дә, аларның төгәл саны билгеле түгел. Урында ашыгыч хезмәтләр эшләгән.

«Киев режимының Кировтагы предприятиегә һөҗүме нәтиҗәсендә 32 кеше зыян күрде. Шуларның 6сы урында ук үлгән. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», - дип язган Соколов социаль челтәрләрдә.

Барлык зыян күрүчеләргә дә хәзер медицина ярдәме күрсәтелә, дип өстәде ул.

Һөҗүмнән соң предприятиедә янгын чыккан, аны инде сүндергәннәр. Янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча эш алып барыла - су һәм электр белән тәэмин итү торгызылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot