news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил агачларны аударган һәм түбәләрне куптарып аткан

Татарстанда көчле җил агачларны аударган һәм түбәләрне куптарып аткан

Бүген Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгыр яуды һәм давыл котырды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шуның нәтиҗәләрен бетерә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 9 августта 18.00 сәгатькә 23 агач ауган. Аларның 20се - Бөгелмә районында, икесе - Кама Тамагы районында, берсе - Баулы районында.

Моннан тыш, Апас һәм Кама Тамагы районнарында көчле яңгыр су басуга китерде. Мәсәлән, Апаста берничә юлны, шулай ук 9 участокны һәм 2 йортны су баскан. Шулай ук көчле яңгыр аркасында Апас районының Коштаулы авылында күпергә зыян килгән. Ә Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәсен өлешчә су баскан, 10 кеше өскә чыгып котылган.

Моннан тыш, көчле җил Лениногорск районында өч йортның түбәсен куптарып аткан, ә Бөгелмә районында кибет түбәсе каерылып төшеп, автомобильгә зыян килгән.

Апас, Бөгелмә, Кама Тамагы һәм Лениногорск шәһәрләрендәге кайбер йортларда ут беткән.

Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot