Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владивостокта көмәнле хатын-кыз җиденче каттан егылып исән калган
Владивосток шәһәрендә көмәнле хатын-кыз җиденче каттан егылып исән калган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Приморье крае Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән.
«Владивостокта чын мәгънәсендә гаҗәеп очрак булды: йөклелекнең 30 атнасында булган 28 яшьлек хатын-кыз җиденче каттан егылып исән калды», - дип белдерделәр ведомствода.
Хатын-кыз сүзләренчә, төнлә аның күзенә йокы кермәгән һәм ул тәрәзәне сөртеп алырга уйлаган. Тәрәзә төбенә менеп баскан һәм, таеп китеп, җиргә егылып төшкән. Күршедә яшәүче хатын-кыз, аның кычкыруын ишетеп, ашыгыч ярдәм чакырткан һәм 9 минуттан бригада килеп тә җиткән.
Зыян күрүче чалкан егылган, аның тәнендә сыдырылган, тырналган урыннар гына булган һәм бөтен корсак өлеше авырткан. Табиблар аңа авыртуны баса торган укол кадаган, муен ортезы һәм аягына шин куйган, шуннан соң хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Тикшерү вакытында аның бер сөяге дә сынмавы ачыкланган. Бала шулай ук зыян күрмәгән, аның тормышына бернинди куркыныч та янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз