news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң Wildberries логоүзәгендә янгын чыккан

Владимир өлкәсендә пилотсыз һөҗүменнән соң Wildberries компаниясенең логистика үзәгендә янгын чыккан. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Авдеев хәбәр итте, ә аннары RWB компаниясе вазгыятькә ачыклык кертте.

«Собинка округында пилотсыз очкыч склад комплексына һөҗүм иткән. Янгын чыккан. Кешеләр эвакуацияләнгән. Урында оператив хезмәтләр эшли», - дип язды өлкә башлыгы үзенең Телеграм-каналында.

Авдеев складның кемнеке булуын төгәл әйтмәде, әмма төбәктә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы саклануын искәртте һәм саклык чараларын күрергә чакырды.

Соңрак RWB компаниясе матбугат хезмәте әлеге объектның Wildberries маркетплейсыныкы булуын раслады. «Владимир өлкәсендә компаниянең логистика объектына пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыкты. Кешеләр эвакуацияләнде. Урында янгын сүндерү расчетлары эшли. Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк», - дип белдерделәр компаниядә.

RWB компаниясендә шулай ук маркетплейсның логистика чылбырлары үзгәрүен әйттеләр, ә заказларны кабул итү һәм төяп җибәрү башка объектларда башкарыла, дип ышандырдылар.

Wildberries маркетплейсының «Владимир – Воршинское» логистика үзәге Владимир өлкәсе Собинка округы Хрястово авылы янында урнашкан. Склад 2024 ел ахырында ачылган. Агымдагы елда өченче чиратны гамәлгә керткәннән соң, 2026 елда аның мәйданы 175 мең квадрат метрга җитәргә тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot