news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Внуковода самолет бәрелгән кардан чистарту машинасының йөртүчесе аек булмаган

Шулай ук пилот хатасы һәм диспетчерның ялгыш гамәлләре версиясе дә карала

 (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Якынча мәгълүматларга караганда, Внуково аэропортында самолет килеп бәрелгән кардан чистарту машинасының йөртүчесе аек булмаган, дип хәбәр итә “Интерфакс” Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин сүзләренә сылтама белән.

Искәртеп узабыз, сишәмбегә каршы төндә Внуково аэропортында шәхси самолет кардан чистарту машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Total нефть компаниясе җитәкчесе Кристоф де Маржери, пилотлар һәм стюардесса үлгән.

“Һәлакәт килеп чыгуның төп сәбәпләре буларак, пилот хатасы, аэропорт территориясендә транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм диспетчерның ялгыш гамәлләре дә карала”, - дип белдерде “Интерфакс” ка Россия Тикшерү комитетының Транспортта Мәскәү идарәсе бүлеге җитәкчесе Иван Сибул. Моннан тыш, һәлакәт килеп чыгуга начар һава шартлары да йогынты ясаган булуы мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100