news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Внуковода Франциянең Total компаниясе җитәкчесе утырган бизнес-класслы самолет һәлакәткә очраган

Самолет күтәрелергә тизлек җыйганда, аэродром хезмәтенең кардан чистарту машинасы белән бәрелешкән

  (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Внуково аэропортында самолет һәлакәткә очраган, анда Франциянең Total компаниясе җитәкчесе Кристоф де Маржери һәлак булган. Бу хакта ТАСС “Agence France-Presse” га сылтама белән белдерә.

“Рейска бер пассажир – Франция гражданины Кристоф де Маржери теркәлгән. Экипажның өч әгъзасы - шулай ук Франция гражданнары. Алар барысы да һәлак булган”, - диде чыганак.

Компания җиткчесе Россия башкаласында командировкада булган. Dassault Falcon бизнес-авиация самолеты бортында барлыгы 4 кеше - Кристоф де Маржери, ике пилот һәм стюардесса булган. ММЧ мәгълүматларына караганда, Кристоф де Маржери, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашындагы чит ил инвестицияләре буенча Консультатив совет җыелышында катнашкан.

Dassault Falcon бизнес-авиация самолеты Внуково аэропортыннан Парижга очарга тиеш булган. Внуково аэропорты мәгълүматларына караганда, самолет 1 нче очып күтәрелү - очып төшү полосасыннан метеорологик күз күреме 350 метр булган шартларда очарга омтылган. Әлегә һәлакәт сәбәпләре турында әйтергә иртәрәк, әмма аэропорт сайтында белдерелгәнчә, “самолет 23.57 сәгатьтә очып күтәрелү вакытында кардан чистарту машинасы белән бәрелешкән”.

Кардан чистарту машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Әмма самолет тулысынча янып беткән, кешеләрне коткару мөмкин булмаган.

Самолетның һәлакәткә очрау сәбәпләрен Һава транспорты федераль агентлыгының (Росавиация) махсус хезмәте ачыкларга керешкән. Гадәттән тыш хәл факты буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100