Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Внуково” аэропорты гендиректоры, Dassault Falcon һәлакәте белән бәйле рәвештә, отставкага киткән
Аның урынбасары шулай ук отставкага киткән
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). “Внуково” Халыкара аэропорты генераль директоры Андрей Дьяков һәм аның урынбасары запастагы авиация генерал-лейтенанты Сергей Солнцев оставкага киткән, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте. “Внуково” җитәкчелеге отставкасы кабул ителгән.
Аэропорт сайтында билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар 21 нче октябрьгә каршы төндә булган фаҗигале вакыйгага нисбәтле кабул ителгән.
Аэропортның смена директоры, аэродромны эксплуатацияләү бүлеге башлыгы, сменаның әйдәп баручы инженер-җитәкчесе, шулай ук, хезмәт вазифаларыннан читләштерелгән.
Искәртеп узабыз, сишәмбе, 21 нче октябрьгә каршы төндә “Внуково” аэропортында шәхси самолет кардан чистарту машинасы белән бәрелеште. Һәлакәт нәтиҗәсендә самолет бортындагы дүрт кеше – Франциянең Total нефть компаниясе җитәкчесе Кристоф де Маржери, пилотлар һәм стюардесса үлгән.
Һәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатылган. Аны Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе уздыра. Кардан чистарту машинасы белән идарә иткән Владимир Мартыненко кулга алынган.
Тикшерү кысаларында кичә аэропортның дүрт хезмәткәре: “Внуково” аэропортының аэродром хезмәтенең әйдәп баручы инженеры Владимир Леденев, кардан чистарту эшләре белән идарә итүче, аэропортта очышлар белән җитәкчелек итүче Роман Дунаев, авиаһәлакәт вакытында һавадагы хәрәкәтне тәртиптә тотучылар – диспетчер-стажер Светлана Кривсун һәм диспетчер Александр Круглов тоткарланган. Алар җинаятьтә шикләнелүчеләр сыйфатында сораштырылган.
Тикшерү версиясе буенча, аэропорт хезмәткәрләре очышларның куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тәэмин итмәгән, бу бәрелешүгә китергән, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз