Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кемерово өлкәсенең Җылы Чишмә авылында мәчет төзелеше тәмамланып килә
Кемерово өлкәсенең Ижморский районы Җылы Чишмә авылында мәчет төзелеше тәмамлану стадиясенә якынлаша. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ленинск-Кузнецк һәм Мариинск мөселманнары тырышлыгы белән мөфти урынбасары Дамир хәзрәт Мамин җитәкчелегендә эшләр шактый алга киткән: бинаны тышлау төгәлләнгән, башка төрле төзелеш эшләре алып барыла.
Шактый эш башкарылуга да карамастан, проектны тәмамлау өчен өстәмә матди ресурслар һәм иганә ярдәме кирәк. Битараф булмаган кешеләрне намаз уку һәм рухи бердәмлек өчен урын булдыруга үз өлешләрен кертергә чакырабыз, диелә хәбәрдә.
Ничек ярдәм итәргә:
Акча күчерү өчен карта номеры:
- ВТБ Банк: 2200 2418 7130 6894 (карта 8-951-588-67-32 телефонына беркетелгән:)
Элемтәгә керү өчен телефон: 8-951-588-67-32 (Әнвәр Физзатулла улы)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз